Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән ветераннары “Сугышчан туганлык”ка берләшә

Чечен республикасында хәрби хәрәкәтләрдә, төрле “кайнар нокталарда” хәрби бурычларын үтәгән чирмешәнлеләр “Сугышчан туганлык” (“Боевое братство”) бөтенроссия иҗтимагый оешмасының район бүлеген ачарга ниятлиләр.

Якташларыбызның Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Рушан Даутов, районның хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Наил Котбиев катнашындагы тәүге очрашулары инде узды да.

- Мондый оешмалар зур шәһәрләрдә күптән эшли. Без дә кушылырга ниятләдек. Ватсапта аерым төркем булдырдык, шунда әлегә Чечняда хезмәт иткән 43 якташыбыз кушылды. Үзебезнең махсус формаларны алып куярга җыенабыз. Дөрес, моның өчен җитәкчелектән дә ярдәм кирәк. Бер кешелек форма 17-20 мең сумга төшә, - диде Чирмешәндә яшәүче, Чечняда хезмәт үткән Марат Исхаков.

Якташларыбызның планнары зурдан. Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан алар 9 майда яңа формалар киеп, сафларга тезелеп, Чирмешәндә Җиңү парадында да катнашырга ниятлиләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев