Чирмешән районының ЗАГС бүлеге хәбәр итә
Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча статистика түбәндәгечә.
Март аеның беренче атнасында ук бер пар никахларын рәсмиләштергән. Бу айда районда әле тагын бер йортка килен төшәчәк. Июнь, август айларында гаилә корырга теләүчеләр арасында бүгеннән үк гариза биреп куючылар да бар.
Ә менә кышның соңгы аенда районда бер туй да булмаган, ел башыннан район ЗАГС бүлеге өч парның никахын теркәгән. Үткән елның бу чорында 8 пар кавышкан.
Февральдә районда ике сабый туган, ел башыннан район ЗАГС бүлеге тугыз балага туу турында таныклык тапшырган. 2022 елның бу чорында җиде сабый туган булган, аларның берсе - февральдә.
Үткән айда ике пар кавышкан булса, шул кадәр үк гаилә таркалырга да өлгергән. Бу ел башыннан дүрт пар аерылышкан, үткән елның беренче ике аенда да шул кадәр.
Кышның соңгы аенда 15 райондашыбыз бакыйлыкка күчкән, район ЗАГС бүлеге быел 34 кешенең үлемен раслаучы документ тутырган. 2022 елның бу чорында, ике айда, 57 кеше вафат булган, шуларның 34се – февральдә.
Надежда Кузнецова һәм архив фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев