Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән районының ике авылында блок-модульле элемтә бүлекчәләре төзелде

Лашман һәм Бәркәтә авыллары элемтә бүлекчәләре Яңа ел алдыннан “өй туе” үткәрделәр. Республика ярдәме белән төзелгән блок-модульле биналар декабрь ахырында ук клиентлар кабул итә башлады.

24 квадрат метрлы җыйнак кыга әлеге объектларда төзелеш август-сентябрь айларында башланган, эшләр икесендә да параллель рәвештә алып барылган.

-Авылга почта бик кирәк иде, хат ташучыларыбыз салкын, уңайлыклары булмаган бинада эшләделәр, - ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин. - 560 кеше теркәлгән авылыбызга ике хат ташучы хезмәт күрсәтә, элемтә бүлекчәсе начальнигы вакансиясе генә ачык кала. Яңа бинаны элеккеге универмаг урынында төзеделәр.

Иң элек, биналар төзеләчәк урынга, свайлар кагып, нигез корганнар, су, канализация челтәрләрен дә эшләп куйганнар. Көзге пычракларга кадәр керү юлларына брусчатка җәеп, отмоскалар ясагач, стеналарны җыеп, түбәсен япканнар. Эчке эшләрне дә тиз арада башкарып чыкканнар.

-Бина эчендә барлык уңайлыклар да бар, почтага килгән товарларны киеп карау өчен дә (примерочный) урын ясалган, - диде Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов. – Моңа кадәр почта бүлекчәсе авыл мәдәният йортындагы бер кечкенә генә бүлмәдә эшләде. Хат ташучыларыбыз 1000нән күбрәк кешегә хезмәт күрсәтә. Яңа бинада барлык уңайлыклар да бар.

Үткән елда Иске Кади һәм Ивашкино элемтә бүлекчәләре биналарын да капиталь ремонтладылар. Бу авыллар хат ташучылары өчен дә эш  шартлары яхшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев