Чирмешән районының берничә объектында төзүчеләр эшли
Бүген район үзәгендә һәм авылларда республика программалары нигезендә бик күп эшләр башкарыла: юлларны шомарталар, социаль объектларны ремонтлыйлар, су линияләре төзиләр.
Районда биналарны төзекләндерүгә байтак акча тотыла. Әйтик, быел Чирмешәндә үзәк китапханә яңа төс ала, хәрби комиссариат бинасы да үзгәреш кичерә, алар ремонттан соң яктырып, иркенәеп калырлар.
Республика программасы нигезендә Иске Элмәле урта мәктәбе ашханәсе ремонтлана. Бәркәтә авылында балалар мәйданчыгы урнаштырылды.
–Халыкны чиста су белән тәэмин итүне яхшырту юнәлешендә дә эш уңышлы дәвам итте. Түбән Кәминкә һәм Утыз Имән авылларында бу өлкәдә билгеле күләмдә хезмәт куелды, – диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Вилданов.
2026 елда райондагы торак пунктларда юл-урам челтәрләрен норматив хәлгә китерү буенча кайбер авылларның урам юлларын ремонтлау яисә аларны таш түшәп тигезләү каралган.
–Болардан тыш, район үзәк больницасы бинасында ремонт дәвам итә. Монда төзүчеләр 2023 нче елда ук эшли башладылар. Ел саен алар билгеле бер күләмдә эш башкаралар, – ди Муса Габделхак улы.
Чирмешәндәге күл тирәсен үз эченә алган парк территориясен дә төзекләндерделәр. Монда ял итү урыннары, спорт мәйданчыклары, кече архитектура формалары булдырылды. Гомумән, район үзәгендә Чирмешән елгасы яр буен матурлау буенча берничә елга исәпләнгән эш бара.
Шулай ук “Сабантуй” чишмәсе территориясе һәм Кирпеч заводында күп фатирлы йорт төзекләндерелә.
Чирмешәннең чүп түгү полигоны янәшәсендә яңа объект - торак пунктлардан китерелгән чүпне күчереп төяү станциясе (погрузочная станция) булачак. Яңа объектны быел октябрьдә файдалануга тапшырмакчылар.
Быел район үзәгендә тәүлегенә 700 куб юынтык сулар эшкәртерлек яңа чистарту корылмасы төзелеше башланды. Әлеге объект төзелеше ике елга исәпләнгән, аны 2027 елда файдалануга тапшыру ниятләнә.
Муса Вилданов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев