Ел башында яуган көчле кардан соң авыл урамнары тараеп калган иде. Авыл халкын кар тоткыныннан коткаруда нефтьчеләр булыша, грейдер юлларны киңәйтә.
Нефтьчеләрнең көчле техникалары Әккәрәй, Ивашкино, Кара Чишмә, Түбән Кәминкә, Яңа Элмәле, Күтәмә авылларында кар белән көрәшкәннәр. Алар ярдәм сораган авылларга киләләр, башка торак пунктларга да барачак. Грейдерлар декабрь аенда да кайбер авыл урамнарын киңәйткәннәр. Алар район хакимияте белән килешеп эшлиләр.

Нет комментариев