Чирмешән районында талпан кадалган 14 кеше табибларга мөрәҗәгать иткән
Район үзәк больницасытабиблары әйтүләренчә, табигатьтә ял иткәндә бик уяу буласы. Безнең район талпан энцефалиты вирусы буенча аерым куркыныч зонада, димәк, саклык кирәк.
6 майга алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда талпан кадалу сәбәпле табибларга 14 кеше мөрәҗәгать иткән. Барысына да иммуноглобулин белән профилактика ясалган. Бәхеткә энцефалит та, Лайм авыруы да теркәлмәгән.
Табигать кочагындагы яллар күңелсез тәмамланмасын дисәгез
Без барыбыз да кояшка һәм табигать кочагында ялны сагындык. Ләкин исегездә тотыгыз: талпаннар безне агачларда түгел, ә түбәндә - җирдән 20–30 сантиметр биеклектә, ягъни сукмакларда һәм урман буйларында сагалый. Аларның гадәте - киемгә ябышып, өскә, тәнгә таба үрмәләү.
Бәйрәмнәрне хастаханәдә үткәрмәс өчен табиб киңәшләре:
Дөрес киенегез: ачык төстәге кием (анда паразитлар ачык күренә), озын җиңле күлмәк, чалбарлар оекбаш эченә тыгылган, башта - кепка яки яулык.
Вакыт-вакыт кием җыерчыкларын тикшерегез.
Үлән өстенә утыру яки яту - начар идея.
Урманнан соң өс-башны яхшылап тикшерү мөһим. Кайткач, киемне салып урамда селкегез, бөтен тәнегезне карап чыгыгыз.
Бүлмәгә урман чәчәкләрен кертмәү хәерле, һәм, әлбәттә, өй хайваннарын тикшерегез - алар да куркыныч зонада.
Әгәр дә талпан кадалган икән?
Талпанны үзегез, халык ысуллары белән тартып чыгармагыз - хастаханәгә барыгыз. Табиблар талпанны дөрес итеп алалар һәм авыру йоктыруга юл куймас өчен барысын да эшлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев