Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин гражданнарны кабул итте

Чирмешәнгә эш визиты белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин килде.

"Бердәм Россия" партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Айдар Рәис улы муниципаль район башлыгы Рамил Айбатов белән берлектә гражданнарны кабул иттеләр.

1нче Чирмешән урта мәктәбе һәм Чирмешән лицее директорлары депутаттан үз мәгариф учреждениеләренең спорт залларын төзекләндерүдә ярдәм сорадылар. Эшне озакка сузмыйча, район кунагы шул ук көнне әлеге объектларны карап чыкты, мәсьәләне контрольгә алды.

Айдар Метшин мобилизацияләнгән һәм контракт буенча хезмәт итүче чирмешәнлеләр гаиләләре белән дә очрашты һәм аларга сәламәтлек, иминлек, якыннарының исән-сау булып, тизрәк туган якларына әйләнеп кайтуларын теләде.

 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев