Чирмешән районында берничә объектта төзүчеләр эшли
Бүген район үзәгендә һәм авылларда республика программалары нигезендә бик күп эшләр башкарыла: юллар шомартыла, социаль объектлар, су линияләре, күперләр төзелә, мәдәният учреждениеләре биналары капиталь ремонтлана.
Район башлыгы Рамил Айбатов төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре алып барыла торган әлеге объектларда булып, подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты, эш темплары, аларның сыйфаты һәм билгеләнгән срокларның үтәлеше белән танышты.
Районда биналарны төзекләндерүгә байтак акча тотыла. Туймәт авыл мәдәният йорты яңа төс ала, мәшгульлек үзәге бинасы да үзгәреш кичерә, алар ремонттан соң яктырып, иркенәеп калырлар. Тиздән “Чирмешән” физкультура-сәламәтләндерү комплексы да капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачыр.
Республика программасы нигезендә Иске Кади урта мәктәбе ашханәсе ремонтлана. Кара Чишмә авылында – модульле фельдшер-акушерлык пункты, Түбән Кәминкәдә халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты төзиләр.

–Халыкны чиста су белән тәэмин итүне яхшырту юнәлешендә дә эш уңышлы дәвам итте. Югары Кәминкә һәм Керкәле авылларында бу өлкәдә билгеле күләмдә хезмәт куелды, – диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Вилданов.
2025 елда райондагы торак пунктларда юл-урам челтәрләрен норматив хәлгә китерү буенча кайбер авылларының урамнарын ремонтлау яисә таш түшәп шомарту каралган.
–Болардан тыш, район үзәк больницасы бинасында ремонт дәвам итә. Монда төзүчеләр 2023 нче елда ук эшли башладылар. Ел саен алар билгеле бер күләмдә эш башкаралар, – ди Муса Габделхак улы.
Чирмешәндәге күл тирәсен үз эченә алган парк территориясенә дә быел төзүчеләр килде. Монда ял итү урыннары, спорт мәйданчыклары, кече архитектура формалары булачак. Бүген күлгә су тутыру ысулларын эзлиләр.
Гомумән, район үзәгендә Чирмешән елгасы яр буен матурлау буенча берничә елга исәпләнгән эш башламакчылар. Күл тирәсен төзекләндерү – беренче этап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев