Чирмешән районында 5478 пенсионер яши
Россия социаль фондының райондагы клиент хезмәтеннән алынган мәгълүматлар буенча, агымдагы елның 1 гыйнварына районда 5478 пенсионер исәпләнә.
2025 елда райондагы бу категориядәге кешеләргә 1 миллиард 448 миллион 131 мең 820 сум пенсия акчасы түләнгән. Уртача алганда, бер айга пенсия түләү өчен 120 миллион 677 мең сумнан күбрәк акча тотыла. Әлеге түләүләр почта бүлекләре һәм кредит оешмалары аша башкарыла.
Үткән ел иминият пенсиясе уртача 1519 сумга артып, 22 мең 739 сум тәшкил иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев