Чирмешән районы ветераннарына күчтәнәчләр китерделәр
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы якынлашкан көннәрдә районның 43 ветераны - сугыш чоры авырлыкларын иңнәрендә күтәргән өлкәннәребез игътибарсыз калмады.
Алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган ун хатыны һәм 33 тыл хезмәтчәне бар. Аларның һәрберсе - тере тарих, батырлык һәм сабырлык үрнәге.
Авыл җирлекләре башлыклары һәм волонтерлар ветераннарны өйләренә барып тәбрикләделәр. Аларга республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау открыткалары һәм азык-төлек җыелмасы тапшырылды. Бу хөрмәт күрсәтүнең төп максаты - аларның фидакарь хезмәтен онытмау, гомерләренең соңгы елларында да дәүләт игътибарын һәм халык мәхәббәтен тоярга хаклы икәнлекләрен искә төшерү.
Иң күп ветеран - алтау - Чирмешән авыл җирлегендә яши. Югары Кәминкә авыл җирлегендә биш, Лашман һәм Түбән Кәминкә җирлекләрендә дүртәр, Иске Үтәмеш һәм Яңа Кади авыл җирлекләрендә өчәр ветеран гомер кичерә. Күпчелек авыл җирлекләрендә бер-ике генә бүләк алучы булса, Иске Котыш һәм Шешминка авыл җирлекләрендә исә бу категориягә керүче якташларыбыз бөтенләй калмаган. Шулай да, буыннан-буынга тапшырыла торган хәтер, горурлык һәм рәхмәт тойгысы һаман да тере.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев