Чирмешән районы белем бирү учреждениеләре үз бакчаларында үстергән яшелчәләрен Казандагы ярминкәдә сатып кайтты.

Башкаланың “Казан” агросәнәгать паркында сентябрь ахырында үткән республика ярминкә-күргәзмәсендә якташларыбыз бәрәңге, баш суган, кишер, кызыл чөгендер кабак һәм консервлаган продукция һәм камыр ризыклары сатып кайткан. Педагогларыбыз сатудан кергән керемнәрен СВОдагыларга ярдәм фондына тапшырганнар.

Нет комментариев