Чирмешән районы лагерьларында 700 бала ял итәчәк
Безнең районда

Чирмешән районы лагерьларында 700 бала ял итәчәк

Җәйге каникул чорында “Кояшлы” ял һәм сәламәтләндерү лагереның дүрт сменасында 195 бала ял итәчәк.

-Беренче смена 10 июньдә ачыла, аңа 56 юллама да хуҗалы. Икенче смена да тулды, - диде лагерь директоры Җәүдәт Мотыйгуллин. – Лагерь яшь хуҗаларын кабул итәргә әзер. Быел патриотик тәрбиягә күбрәк игътибар бирергә планлыйбыз.

Икенче сменада, 4 июльдән 24 июльгә кадәр, 56 бала ял итәчәк. 28 июльдән 14 августка кадәр, өченче сменада 50 малай һәм кыз көннәрен кызыклы һәм файдалы итеп уздырачак. Дүртенче – профиль сменада 33 спорт сөюче ял итәр. Соңгы смена 18 августта башланып, бер атнага сузылачак.

13 мәктәптә көндезге лагерьлар эшли. Аларда смена 6 июньдә башлана. 485 укучы 21 көн ял итәчәк. Шуларның икесендә (Яңа Элмәле һәм Ивашкино мәктәпләрендә) хезмәт һәм ял лагере оештырыла. Аларда 45 бала ялларын эш белән аралаштырачак.

 

 


Нет комментариев