Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән районы башлыгы боз сараенда фигуралы шуучылар төркеме оештырырга кушты

Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге учреждениеләрендә 100дән күбрәк белгеч: тренерлар, педагоглар һәм методистлар яңа чемпионнар үстерәләр, талантларга ярдәм итәләр.

Бүлекнең узган елдагы эш нәтиҗәләренә кагылышлы коллегия утырышында катнашкан район башлыгы Рамил Айбатов та шулай диде.

-2024 елда район спорт буенча республикада 44 нче урында булса, бүген без ышанычлы рәвештә 11 нче урында торабыз. Бу очраклы нәтиҗә түгел. Монда сезнең системалы эшегез һәм, иң мөһиме, тырыш хезмәтегез ята, - диде Рамил Тәлгать улы. – Фигуралы шуу буенча да төркем эшләтеп җибәрсәк, бик яхшы булыр иде.

Хәзер “Орион” яшьләр үзәгендә һәм “Яшьтәш” яшүсмерләр клубында тормыш кайный, анда волонтерлык инициативалары туа, яшьләр парламенты эшли. “Кояшлы” лагере - йөзләгән баланың яраткан җәйге ял итү һәм сәламәтләнү урыны. “Юбилей” Боз сараенда талантлы хоккейчылар тәрбияләнә, мондагы шугалак гаилә белән шуу өчен дә яхшы урын. Физкультура-сәламәтләндерү комплексында һәм спорт мәктәбендә булачак спорт йолдызлары шөгыльләнә, төрле яшьтәге кешеләр сәламәтлекләрен ныгыта. “Җиде тирәк” чаңгы базасы һәм “Сабантуй” стадионы массакүләм спорт чаралары, бәйрәмнәр һәм ярышлар оештыру өчен бик уңайлы. Әлеге учреждениеләр халыкны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүче үзәкләр.

-Һәр яшь кешенең үзен спортта, иҗатта, фәндә яки иҗтимагый эшчәнлектә күрсәтү мөмкинлеге булдыру - безнең уртак бурычыбыз, - диде бүлек җитәкчесе Ольга Галеева. - Без яшьләребезнең куәтле потенциалын күрәбез. Һәм без аның үсеше өчен барлык шартларны да булдырырга тиешбез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев