Чирмешән районнында шәхси хуҗалыкларда сөт кимегән
17 июльгә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, ун көндә шәхси сектордан 93243 килограмм сөт җыелган, бу узган ел белән чагыштырганда 8648 килограммга кимрәк.
Ульяновка һәм Чирмешән авыл җирлекләрендә быелгы күрсәткечләре үткән елның бу чорындагыдан 1000 килограммга күбрәк. Ә Иске Котыш, Яңа Элмәле, Лашман, Түбән Кәминкә, Ивашкино авыл җирекләрендә сөт сизелерлек кимегән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев