Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән район үзәк больницасының стационарын ремонтлыйлар

Район үзәк больницасының стационарында икенче ел капиталь ремонт эшләре бара, ул өч елга исәпләнгән.

Былтыр терапия һәм балалар бүлекләре яңартылды, быел төзүчеләр хирургиядә һәм бинаның подвал өлешендә эшлиләр, киләсе елга стационарның беренче катында, хуҗалык блогында ремонт планлаштырыла, тирә-юньне төзекләндерү дә каралган.

-Төзелеш эшләре чиратлап алып барыла. Терапия һәм балалар бүлекләре май аенда яңартылган кабинетларга, палаталарга күченде. Моңа 50 миллион сум акча тотылды, - ди район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина. – Әлегә медицина җиһазлары һәм мебель кайтып җитмәгән. Быелга ремонт эшләренә тагын 51 миллион акча бүленде.

Терапия бүлеге 38 койка-урынга исәпләнгән, 27 кеше - тәүлек әйләнәсе ятып, унбер пациент көндез килеп дәва ала. Балалар бүлегендә – 18 урын (11 – тәүлек буе, 5 – көндезге). Ремонттан соң эшчеләргә дә, дәваланучыларга да шартлар яхшырган: һәр палатада - туалет, санузел. Палаталар ике-биш кешелек.

-Ремонт стационарның эш барышына комачауламый. Хирургия бүлеге вакытлыча беренче катка, элеккеге бала тудыру бүлегенә, күченде. Ул гадәти режимда эшли, - ди Лилия Шамил кызы. – Төзүчеләр яз башында ук бинаның түбәсен ремонтладылар, хәзер хирургия бүлегендә сүтү-демонтаж эшләре тәмам. Подвалда җылылык челтәре яңартыла.

Хирургия бүлегендә яңа пластик тәрәзләр куйганнар, җылылык системасы алмаштырылган, яңа электр үткәргечләре сузылган, янгын сигнализациясе урнаштырылган. Осталар стеналарны шомартып, буяу эшенә керешкәннәр, яңа ишекләр урнаштырыла.

Су, канализация челтәрләрен яңарту, палаталар идәненә линолеум җәю, түшәмнәрне шомарту да күздә тотыла. Мебельгә һәм медицина җиһазларына заказ бирелгән.

Кадрия Гамирова фотолары

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев