Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән мәхәлләләреннән алты тоннага якын гошер сәдакасы озатылган

Район мөхтәсибәте, елдагыча, гошер сәдакасы җыю оештырды. Алты тонналап яшелчә мәдрәсәләргә озатылган да.

Бу яктан быел иң өлгер Яшәүче, Тукай, Якты Тау авыллары халкының бакча уңышларын Әлмәт шәһәрендәге мәдрәсәдән һәм Казанның "Мөхәммәдия" мәдрәсәсеннән килеп алганнар. Мәхәлләләрдә гошер җыю дәвам итә. 

– Районыбыз халкы әлеге сәдаканы җыю буенча республика районнары арасында берничә ел рәттән алдынгы урынны алып килде, якташларыбызга бик зур рәхмәт. Үткән елларда барлыгы 50–60 тонна тирәсе бәрәңге, суган, кишер, кабак, кызыл чөгендер җыя идек, – ди район мөхтәсибе Рамил
Ибраһимов.

Гошер ул - су сипмичә, яңгыр суы белән үстерелгән унышның уннан бер өлешен мохтаҗларга зәкят итү.

 

Фото: Рамил Ибраһимов

Видео: Ислам Нотфуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев