Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән янындагы Тегермәнле чишмәсенә кунаклар килде

Чираттагы ремонттан соң, Чирмешән янындагы Тегермәнле чишмәсен тантаналы төстә кабат ачтылар.

Район үзәгеннән төньяк-көнбатыштагы, Казанка юнәлешендәге юл кырыенда урнашкан әлеге су чыганагына яңа сулыш өргәннәр дип була. “Татнефть” җәмгыятенең грант акчасына биредә чишмәгә нык, матур түбә ясаганнар, тирә-юньне төзекләндергәннәр. Тимер зур самавыр, өстәл һәм утыргычлар да әлеге урынга дәшеп тора.

-Нефтьчеләр райондагы чишмәләрне төзекләндерүдә, башка эшләрдә дә гел булышып торалар, рәхмәт, - диде муниципаль район башлыгы Рамил Айбатов чишмәне ачу тантанасында. –Монда әүвәл ремонт башкаруда, соңгысында да якташыбыз, инде мәрхүм Роберт Фәссахов җитәкләгән “Татойлгаз” компаниясенең ярдәме зур булды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка да төрле проектлар буенча грантлар булдырып булышуына рәхмәт әйтәбез. Чишмәбезнең суы кимемәсен, биредә ял итүчеләр күбәйсен.

-Туган якны онытырга ярамый. Күмәк көч белән зур, авыр теләсә нинди эшне җиңдереп була, - диде бәйрәмгә килгән кунак – “Татойлгаз”ның цех начальнигы, якташыбыз Ленар Абдуллин. –Су – яшәү чыганагы, аңа хөрмәтле караш кирәк.

Ике гасыр тарихлы “Тегермәнле” чишмәсен район инвалидлар җәмгыяте шефлыкка алды дисәң дә ярыйдыр. Бу чишмәне төзекләндерү социаль проектын тормышка ашыру да – шушы җәмгыять җитәкчесе Мәдинә Талипованың, аның урынбасары Ирина Митяеваның инициативасы, тырышлыгы. Подрядчыларны да, волонтерларны да тапканнар, әллә ничә тапкыр чисталык өмәләре дә оештырганнар. Тынгысыз җаннар. Бүгенге тантанада өмәләрдә аеруча актив катнашкан Габдрахмановлар гаиләсенә, Алексей Федотовка Рәхмәт хаты тапшырдылар, башка бик күпләрне рәхмәт әйтеп мактадылар. Әйтик, Ульяновкадан шәхси эшмәкәр Петр Прокофьев предприятиесе бу объектта иң күләмле эш башкарган.

Халыкара гаилә көнендә үткән чарага районның өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатыннан, авыллардан да байтак кеше килгән. Мәдәният хезмәткәрләре катнашкач, бәйрәм тагын да купшы, ямьле булды. Чишмәләрне, суларыбызны олылап җырлагач, биегәч, кунакларны чишмә суы, кайнар чәй, казанда пешкән тәм-том белән сыйладылар.

Корылыклы 2010 елда, кибеп, “Тегерәнле”дән су акмый башлаган иде. Киләчәктә аңа мондый язмыш теләмибез. Киресенчә, ул тагын да көязләнсен, тирә-юне заманча төс алсын, суын эчеп көч тупларга, сихәтләнергә, сусауларны басарга язсын иде.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев