Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең нәни гүзәле Казанга җыена

Чирмешән лицееның 4 нче класс укучысы Алсу Сәлахова - "Чирмешәннең мини-мисс" район бәйгесенең җиңүчесе. Яшь талантларның мондый конкурсы районда беренче тапкыр гына оештырылмый. Быелге бәйгедә 5 яшьтән 10 яшькә кадәр 16 бала катнашты. Алар шөгыльләре, хыяллары турында сөйләделәр, җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр, әниләре ярдәмендә пешергән сый-нигъмәтләре белән мактандылар. -Бу балаларның һәрберсе...

Чирмешән лицееның 4 нче класс укучысы Алсу Сәлахова - "Чирмешәннең мини-мисс" район бәйгесенең җиңүчесе.

Яшь талантларның мондый конкурсы районда беренче тапкыр гына оештырылмый. Быелге бәйгедә 5 яшьтән 10 яшькә кадәр 16 бала катнашты. Алар шөгыльләре, хыяллары турында сөйләделәр, җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр, әниләре ярдәмендә пешергән сый-нигъмәтләре белән мактандылар.
-Бу балаларның һәрберсе искиткеч матур һәм сәләтле. Аларны бер-берсе белән чагыштыра да алмыйсың. Безгә җиңүчене сайлавы бик авыр булды,- диде жюри рәисе, "Татарстан миссы" иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова.
Бу конкурста җиңелүчеләр юк иде. Һәрбер катнашучыга титул бирелде һәм бүләкләр тапшырылды. Бүләкләү тантанасында Татарстанның танылган җырчылары Лидия Әхмәтова һәм якташыбыз Искәндәр Биктаһиров та катнаштылар.
"Чирмешәннең мини-миссы" - Алсу Сәлахова. Жюри балаларның иҗат потенциалына һәм үзләрен сәхнәдә тотышларына аеруча зур игътибар бирде. Бу яктан Алсуның тәҗрибәсе бар дип була. 2011 елны ул инде "Мини-мисс" бәйгесендә катнашып, икенче урын алган. Моңардан тыш Алсу "Йолдызлык" фестиваленда да чыгыш ясады, тәҗрибә туплады.
-Әүвәл бераз дулкынландым, аннары тынычландым,-ди Чирмешәннең кечкенә гүзәле. - Билгеле, җиңәсе килде инде. Мин бик шат.
Алсу бик актив, энергияле кеше. Мәктәптә яхшы укый, балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнергә дә вакыт таба.
-Минемчә, мондый бәйгеләр балаларга эстетик тәрбия бирә, матурлыкны аерырга өйрәтә. Алар үзләрен сәхнәдә, кеше каршында тотарга өйрәнәләр,- ди Алсуның әнисе Гөлнур.
Алсу Сәлахова 17 май көнне Казанда узачак республика бәйгесендә Чирмешән данын яклаячак.
Чарадан фоторепортаж "ФОТОЛАР ГАЛЕРЕЯСЫ" бүлегендә. http://www.nashcheremshan.ru/tt/photo/category/178--2014.html
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X