Чирмешәндә хәрби һөнәр сайлаучылар арткан
Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариаты быел да иң яхшылар арасында. Быел алар гражданнарны хәрби хезмәткә яхшы әзерләгән һәм оештырган өчен, авыл районнары арасында беренче урынга ия булганнар һәм кубок белән бүләкләнгәннәр.
Быел көзге чакырылышта районнан 29 егет хәрби хезмәткә киткән. Күптән түгел генә солдат итекләре кигән якташларыбызның өчесе – югары белемле, 25 егет – урта-һөнәри белемле, ә берсе урта мәктәпне тәмамлау белән хезмәткә киткән. Ел дәвамында 70 якташыбыз ил алдындагы бурычларын үтәп туган районыбызга кайткан.
Быел армиягә китәргә тиешле өч егет аны контракт буенча хезмәткә алмаштырган. Казанка егете Николай Фадеев Сахалинда хезмәт итә, инде отпускада да булып киткән. Ә Чирмешән егете Альберт Габдрахманов белән Девичья Полянадан Вадим Орловлар әле көз көне генә килешү төзегәннәр. 2017 елның язында армиягә киткән Югары Кармалка егете Павел Миронов дүрт ай хезмәт иткәннән соң ике елга контракт төзи. Ул Ленинград өлкәсендә хезмәт итә. 2018 елда 9 якташыбыз контракт буенча хезмәткә киткән, бер яшь кеше документлар әзерли.
Быел Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариаты аша алты яшь кеше хәрби училищеларга укырга кергән, шуларның дүртесе Чирмешән районы егетләре. 2018 елда гражданнар белән хәрби һөнәр сайлау юнәлешендә яхшы эшләгән өчен хәрби комиссар Дмитрий Палаткин Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Грамотасы белән бүләкләнде.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев