Чирмешәндә дә халык санын өч төрле ысул белән алачаклар
Быел сентябрь аенда халык санын исәпкә алу үтәчәк. Аның нәтиҗәләре бүгенге буын өчен генә түгел, киләчәк өчен дә мөһим, ди оештыручылар.
Инде бер язганыбызча, җанисәпне өч төрле ысул белән алачаклар. Сан алу кәгазьләрен интернет аша, ягъни өйдәге компьютердан, смартфон, башка төрле җайланмалар кулланып үзлегеңнән тутырырга мөмкин. Мәгълүматларны рәсми планшетлар файдаланып туплау эшне тагын да ансатлаштыра. Әлбәттә инде, нәкъ элеккегечә, сан алучылар йортларга кереп, халыктан алынган җавапларны кәгазь битләргә дә тутыралар.
-Халык санын алу – бүгенге буын өчен генә түгел, киләчәк өчен дә мөһим кампания. Әлеге мәгълүматлар нигезендә дәүләт карарлары кабул ителә, илнең үсеш стратегиясе күзаллана һәм формалаша - ди дәүләт статистикасы хезмәтенең райондагы бүлеге җитәкчесе Гөлназ Гайсина.
19 гасырда ук үзе теләп сан алучы булып эшләп алган бөек рус язучысы Лев Толстой болай дип әйткән: “Җәмгыять өчен сан алуның мөһимлеге шунда – ул әйтерсең аңа көзге бирә, телисеңме-теләмисеңме, анда барлык җәмгыять һәм һәркайсыбыз күренә. 120 ел үткәч тә әлеге көзгенең бик кыйммәтле һәм шактый тонык булып калуын танырга кирәк.”
Әгәр халык санын алу сыйфатлы башкарылган икән, нәтиҗә дә төгәл исәпләнә. 2021 елгы халык санын алуның бурычы: уңышлы социаль-икътисади сәясәт үткәрергә мөмкинлек бирүче сыйфатлы нәтиҗәгә ия булу.
Мәгълүм булганча, коронавирус белән бәйле хәл аркасында, Россия Хөкүмәте сан алу кампаниясен апрельдән сентябрь аена күчерде.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев