Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә быел ике наркоман ачыкланган

Район үзәк больницасы наркология кабинетында наркотиклар кулланучы 16 кеше исәптә тора, шуларның икесен әле быел гына ачыклаганнар.

Видеоконференция режимында, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышында наркоманияне вакытында кисәтү һәм профилактикалау турында сөйләштеләр. Республика башлыгы әлеге яман гадәтне кисәтү буенча эштән канәгать булмавын да белдерде. Агымдагы елның 6 аенда республикада наркотиклар һәм психотроп матдәләр белән агулану нәтиҗәсендә 76 кеше үлгән, үткән елның шул чорында – 50. 19 районда бу юнәлештә үсеш күзәтелә. Наркотикларга тартылучыларның күпчелеге яшьләр.

-18 мең кеше яшәгән районда 16 наркоман, булу – уйланырлык. Әлеге ялгыш юлга күбрәк яшьләр кереп китә. Шуның өчен укучыларны, балаларыбызны саклыйк, - диде район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов.

Күптән түгел районда бер кеше синтетик наркотик белән тоткарланган, аның буенча тикшерү эшләре бара.

7-11 сыйныф укычылыры һәм техникум студентлары арасында уку елына ике тапкыр тест уздыралар. Аның җавапларын Казанда тикшерәләр һәм куркыныч төркемгә керүче яшүсмерләр ачыклана. Мондый укучыларга наркологка анализ тапшырырга тәкъдим итәләр. Мәктәпләрдә укучылар белән бу юнәлештә әңгәмәләр уздырыла, белгечләр белән авылларга чыгып, мәктәпләрдә ата-аналар җыелышлары уздыру да планлаштырыла.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев