Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән ветеранына 90 яшь тулды

Елена Козлова кул эшләренә бик оста.

90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Елена Козлованың фатирын күңел җылысы биреп, ыргак белән бәйләнгән мендәр тышлары, мендәр япмалары, салфеткалар, келәмнәр бизи.

-Яшьтән кул эшләре эшләргә яраттым, төнге берләргә кадәр бәйләп утыра идем, - дип сөйләде Елена Семеновна юбилейга килгән кунакларга. – Танышларга да бәйләп бирдем, балаларга, туганнарга да бүләк иттем. Соңгы елларда гына “ял иттерәм” ыргакны.

Тыл хезмәтчәне Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин  исеменнән котлаулар һәм бүләкләр кабул итте. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Самат Хәйруллин җиткерде.

Елена Семеновна “Наш Черемшан” газетасының һәр санын көтеп ала, аяклары авррак хәрәкәтләнсә һәм колагы начаррак ишетсә дә ул әле бүген дә күзлексез укый, район хәбәрләре белән танышып бара.

Сотников хуторында туган кызның бала чагын, башка яшьтәшләренеке кебек, сугыш “урлый”. Бөек Ватан сугышы башланганда әле 9 яше яңа гына тулган кызга, гәүдәсе иптәшләреннән зур булгач, олылар белән тигез эшләргә туры килгән. Урагын да ура, ашлык та суга, үгез җигеп, Түбән Кәминкә авылыннан малларга азык ташыганнарын да искә алды юбиляр. Сугыштан соң да авыр хезмәттә бил бөгә якташыбыз, кул белән 16 баш сыер сауганын да искә төшерде. Чирмешәнгә күчеп килгәч китапханәдә җыештыручы булып эшли, котельныйда оператор хезмәтен дә башкара, соңгы эш урыны икмәк заводы котельные була, шуннан пенсиягә китә.

18 яшьлек Елена 1950 нче елда Труд хуторы (Сотников хуторы белән янәшә була, хәзер инде алар юк) егете, Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Козловка тормышка чыга, алар 49 ел гомер итәләр, иренең үлгәненә инде 23 ел вакыт узган. Соңрак Чирмешәндә йорт төзеп шунда күчәләр. Козловлар өч кыз үстерәләр, кызганыч, ике кызларын җирләргә туры килгән, яман чир аларны дөньядан алган. Самара шәһәрендә яшәүче кызы Лидия әнисе янына еш кайта, бүгенге юбилеена өч оныгы һәм 8 оныкчыгы да җыелды.

Елена Семеновна Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатынына бирелгән, барлык уңайлыклары булган фатирда яши. Социаль хезмәткәр Светлана Сиякина инде 22 ел аңа ярдәм итә, өй эшләрендә булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев