Чирмешән районында 772 пенсионер социаль пакет сайлаган
Безнең районда

Чирмешән районында 772 пенсионер социаль пакет сайлаган

Социаль пакеттан файдалану яки аннан баш тарту турында сайланган вариант, 1 октябрьгә кадәр язылган гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

Районда ташламаларга ия 1901 пенсионер исәпләнә, шуларның 1127се дарулардан баш тартып гариза биргән.

-Бу адымга барганчы төптән уйларга тәкъдим итәм. 1 октябрьгә кадәр кабул ителгән карарыгыз 2022 ел дәвамында үз көчендә кала, аны 2023 ел өчен генә үзгәртергә мөмкин булачак, - диде РФ Пенсия фондының райондагы клиент хезмәте җитәкчесе Лилия Гатина.

фото: архив редакции 2018г. 


Нет комментариев