Ел башында, РФ Пенсия фондының райондагы клиент хезмәтеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда 5746 пенсионер исәпләнә.
Аларның уртача пенсияләре 14 мең 543 сум тәшкил итә. 2020 елда 1 миллиард 66 миллион сумнан күбрәк пенсия түләнгән. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларга түләүләр тагын 6,3 процентка арткан. Үткән ел районда 299 кешегә пенсия билгеләнгән.
Нет комментариев