Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы башкарма комитеты җитәкчесе күп балалы гаиләне газеталы итте

Кармыш авылыннан Таһир Шәмсунов гаиләсе июль аеннан район газетасын укый башлый. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин “Подписка бүләк ит!” акциясе кысаларында күп балалы бу гаиләгә шундый бүләк ясады.

Таһир Минзәки улы ялгызы өч бала үстерә, ике улы һәм бер кызы мәктәп укучылары, үзе авылда шәхси эшмәкәрдә хезмәт куя.

-Элек без матбугат басмаларын күп алдыра идек. Тик соңгы елларда, балалар үскән саен акча җиткерү кыен бит, газетасыз калырга туры килде, - диде Таһир Шәмсунов. – Бу көтелмәгән бүләк булды, Илфат Нәгыймулла улына зур рәхмәт. Хәзер районыбыз хәбәрләре белән без дә даими танышып барачакбыз.

Марат Гомәров фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев