Чирмешән мәктәбе укучылары инглизчә дә шәп сөйлиләр
Безнең районда

Чирмешән мәктәбе укучылары инглизчә дә шәп сөйлиләр

1 нче Чирмешән мәктәбе укучылары инглиз теле буенча «Speaking Contest» ораторлык осталыгы икенче республика бәйгесендә катнаштылар.

Жюри членнары видеороликларны карап иң осталарны ачыклады. 4 класс укучысы Динара Хәмитова (укытучысы Крестина Митрюхина)  икенче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Үзенең класс җитәкчесе – Әлфинур Сөләйманова турында “Минем соклана торган кешем” темасына чыгыш ясаган 9 класс укучысы Адилә Зыяковага  (укытучысы Людмила Мәссәлимова) лауреат Дипломы тапшырылды.

Фото Ландыш Зияковой


Нет комментариев