Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән мемориаль үзәгендә әфганчыларга багышланган күргәзмә ачылды

23 февраль - Ватан сакчысы көне алдыннан, мемориаль үзәктә әфганчыларга багышланган "Алар үз бурычларын үтәде" дигән күргәзмә ачылды. Шул ук көнне район социаль яклау бүлеге оештырган "Ватан сакчысын мин ничек күз алдына китерәм?" исемле рәсемнәр күргәзмәсе дә кунаклар кабул итә башлады. Күргәзмәләрнең беренче кунаклары кадет-интернат мәктәбе укучылары булды. Укучылар якташ...

23 февраль - Ватан сакчысы көне алдыннан, мемориаль үзәктә әфганчыларга багышланган "Алар үз бурычларын үтәде" дигән күргәзмә ачылды. Шул ук көнне район социаль яклау бүлеге оештырган "Ватан сакчысын мин ничек күз алдына китерәм?" исемле рәсемнәр күргәзмәсе дә кунаклар кабул итә башлады.

Күргәзмәләрнең беренче кунаклары кадет-интернат мәктәбе укучылары булды.
Укучылар якташ әфганчыларыбызның фоторәсемнәрен күрделәр, аларның армия хезмәтеннән якыннарына язган хатларын укыдылар.
Әфган сугышында безнең районнан 138 егет катнашкан. Бәхеткә, алар туган якларына әйләнеп кайтканнар. Инде аларның ике дистәгә якыны арабызда юк. Әфганчыларның 69сы районда яши.
Социаль яклау бүлеге игълан иткән рәсемнәр конкурсына район мәктәпләрендә укучылар (1-6 класс) дистәләгән эш тәкъдим иткән. Күргәзмәдә коллаж һәм рәсемнәр күрергә була. Укучылар үзләре күзаллаганча Ватан сакчыларын рәсемгә төшергәннәр. Араларыннан иң-иңнәре сайлап алынган. Коллаж конкурсында Әккәрәй урта мәктәбенең 4 класс укучысы Андрей Евдокимов беренче булды. Шул ук мәктәптән 4 класс укучысы Людмила Еферова - икенче, Чирмешән лицееның 1 класс укучысы Раил Шәкүров өченче дип табылды.
Рәсемнәр буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде: Ришат Җиһаншин (лицей, 2 класс), Эльвира Мисбахова (1нче Чирмешән мәктәбе, 6 класс)- беренче, Вероника Данилова (Әккәрәй, 1 класс), Арина Турлукова (Әккәрәй, 5 класс) - икенче, Азалия Мусина (лицей, 2 класс), Ранис Калмыков (1нче Чирмешән мәктәбе, 6 класс) өченче урын ияләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан