Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бу безне бизәми: Чирмешәндә вандализм күренешләре бар

Район үзәгенең Күл буе паркындагы балалар мәйданчыгында уен җиһазларын төрле язулар, рәсемнәр белән пычратканнар.

Кызганыч, никадәр чыгымнар тотып алынган җиһазларны, моның өчен куелган кеше хезмәтен  шулай юкка чыгарабыз. Юкса, болар барысы да - безнең балаларыбыз, чирмешәнлеләр өчен ясалган уңайлыклар.

Гомумән, вандализм очраклары булгалап тора. Берара Сабан туе чишмәсе янында яңа өстәлләр, эскәмияләр урнаштырганнар иде, күп тә үтмәде, кемнәрдер утыргычларны җимереп китте. Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы утыргычларга да ”һөҗүм итү” очраклары булгалады. Кызганыч, кайберәүләргә тәрбиялелек җитеп бетми: җимерәбез, чүп контейнерларын “күрмичә”, чүпләрне аяк астына гына ташлап калдырабыз.

Олылар, әти-әниләр әлеге уңайдан балаларга яхшы яктан үрнәк булса иде. Кеше хезмәтен кадерләргә өйрәник, чисталыкны, матурлыкны барыбыз да яратабыз. Сез бу уңайдан ничек уйлыйсыз, якташлар? Фикерләрегезне языгыз. Вандаллар зыян салган объектларны,  урыннарны фотога, видеога төшереп безгә дә җибәрегез. Начар гадәтләр белән бергәләп көрәшсәк кенә.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев