Бәркәтә мәктәбенең 5 нче сыйныфы бик тату
Безнең районда

Бәркәтә мәктәбенең 5 нче сыйныфы бик тату

Бәркәтә урта мәктәбенең 5 сыйныфы «Тату сыйныфы серләре» ата-аналар комитетлары республика конкурсының зона этабында өченче урын яулады.

Яңа Чишмәдә узган зона бәйгесендә дүрт команда катнашкан. Команда составында укучылар, сыйныфның ата-аналар комитеты,  Бәркәтә мәктәбе директорының киңәшчесе һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары чыгыш ясады. Ата-аналар комитеты, балалар белән берлектә, команда белән таныштырды, фотолар күргәзмәсе тәкъдим итте, проектларын яклады.

Рәзинә Мортазина фотолары

 

 


Нет комментариев