Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтә авылындагы “Әйдә!” иҗат лагеренда 56 бала ял итә

Бәркәтә авылы мәдәният йортының балалар өчен “Әйдә!” исемле иҗат лагере быел тагын да күбрәк балалар җыйды.

-Үткән ел лагерьда 24 бала ял итсә, быел 56 бала килде. Теләүчеләр тагын бар иде, күрше авыл балаларының ата-аналары да кызыксынды, тик отрядлар тулды, - диде проект җитәкчесе Альмир Жораев. – Лагерьга 14 яшькә кадәрге балалар йөри, иң бәләкәенә 4 яшь. Араларында бәркәтәлеләр генә түгел, төрле шәһәрләрдән әби-бабайлары янына җәйге каникулга кунакка кайтучылар да бар.

Лагерьны ачу тантанасында район башлыгы Рамил Айбатов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Татарстан - Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова да катнашты.

-Лагерь икенче сезонын ача, рәхмәт аны оештыручыларга, аларга ярдәм итеп, теләктәшлек белдереп торган ата-аналарга, - диде Рамил Тәлгать улы. – Биредә балалар күңелле һәм файдалы ял итәр, шәһәрдән кайткан балалар туган телләрен  дә камилләштерер.

Казаннан килгән кунак бәркәтәлеләрне лагерь ачылу белән котлады һәм ул моны балалар арасында яңа талантларны ачарга ярдәм итүче проект булуын билгеләп үтте.

Ун көн дәвам итәчәк сменаның һәрберсендә нинди дә булса кызыклы чара планлаштырылган. Лагерьга йөрүче балаларга музыкаль әкият күрсәтергә Казан артистлары киләчәк, танылган блогерлар белән очрашу, экскурсияләр, мастер-класслар, табигатькә сәяхәт, күбекле кичә дә (пенная вечеринка) кызыклы булыр. Кызу көннәрдә мәдәният йорты территориясендәге шатер астындагы бассейнга да чуму мөмкинлеге бар. Лагерь чыгымнарын иганәчеләр күтәрә.

ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова белән дә очрашу көтә балаларны, ул биредә парламент дәресе уздырачак.

Сменаның бишенче көне, мөгаен, иң истә калганы булыр, бу көнне зур гаилә Сабан туе булачак, әти-әниләр, әби-бабайлар да бала чакларына кайтып лагерьда ял итәчәк .“Гаилә бәхете формуласы” квест-уены гаиләләрне тагын да бердәмрәк итәр.

Чаллыдан әбисенә кунакка кайткан Самира Исмәгыйлова смена башлануын түземсезләнеп көткән.

-Рәхмәт, балаларыбыз өчен шундый ял оештуручыларга, - диде Самираның әбисе Миңлегөл Бәдгетдинова.

Бәркәтә мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлаган Алинә Әбрарова былтыр да “Әйдә!” лагеренда ял иткән.

-Үткән ел экскурсияләргә йөрдек, мастер-классларда күп нәрсәгә өйрәндек, быелгысын да көтеп алдым, - диде Алинә.

“Әйдә!” лагере балаларын авыл урамында да танырга мөмкин, алар ак футболкадан, башларында - зәңрәр панама, муеннарында - шундый төстәге галстуклар. Ә вожатыйлары, гомумән, лагерь эшчеләре саргылт баш киеменнән һәм галстуктан.

Кадрия Гамирова фотолары.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев