2 нче Чирмешән мәктәбендә хәрбиләргә ярдәм өчен бик күп әйбер җыйганнар
Безнең районда

2 нче Чирмешән мәктәбендә хәрбиләргә ярдәм өчен бик күп әйбер җыйганнар

Ватанны саклаучы көне алдыннан, шулай ук Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Ватан сакчысы елы кысаларында 2 нче Чирмешән мәктәбе коллективы хәрби якташларыбызга гуманитар ярдәм әзерләгән.

Бу эшкә укытучылар гына түгел, мәктәп укучылары, ата-аналар да кушылган.

- Барысы да үзләре теләп, кем нәрсә алып килә ала, шулай җыйдык. Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга гуманитар ярдәм җыю буенча изге гамәлгә кушылган һәркемгә рәхмәт, - диде мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Алинә Филиппова.  

Игелекле якташларыбыз дымлы салфеткалар, теш пасталары, кечкенә газ баллоннары, тиз әзерләнә торган ашлар, сабыннар, перчаткалар кебек кирәк-яракларны тапшырганнар. Әле укучылар үзләре маскировкалау челтәрләре дә үрә башлаганнар.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев