Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

18 чирмешәнлегә Республика көне алдыннан паспортлар тапшырдылар

Төп бәйрәмнәребезнең берсе – Республика көне алдыннан Чирмешән районында паспортлар тапшыру тантанасы оештырылды.

“Орион” яшьләр үзәгендә үткән чарада 18 яшь чирмешәнле төп документлы булды. Тәүге паспортларын егетләр һәм кызлар Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова кулыннан алдылар.

-Сез – бүгенге тантананың төп сәбәпчеләре. Бу вакыйганың Татарстан Республикасы көне алдыннан узуы аеруча күңелле. Бүген сез тормышыгыздагы иң төп документка – Россия Федерациясе гражданины паспортына ия булдыгыз. Үз илегезнең лаеклы гражданнары булуыгызны телим. Сез – безнең киләчәгебез, таянычыбыз. Үзегезне иң яхшы яктан тормышка ашырыгыз һәм төп документыгызны саклагыз, - диде Надежда Габдерәшит кызы.

Шундый истәлекле көндә паспорт алучылар арасында Чирмешән кызы Елизавета Зубова да бар. Якташыбыз 1 нче Чирмешән мәктәбендә укый, балалар сәнгать мәктәбендә хореография бүлегендә өстәмә белем ала. Бәйрәмгә әнисе һәм дуслары белән килгән.

- Бу көнне мин бик көттем, - диде Елизавета. - Әлеге документны алгач, бер башка үсеп киткәндәй булдым. Россия гражданы буларак җаваплылык хисе дә тойдым. Минем өчен бу бик куанычлы, зур вакыйга.

Яшьләрне шулай ук “Алдынгылар хәрәкәте”нең район бүлекчәсе җитәкчесе Гөлшат Җамалтдинова, полиция ветераны Наил Мостафин да котладылар.

Шулай ук бу көнне укучыларга паспортлар белән бергә “Алдынгылар хәрәкәте”нең район бүлекчәсе исеменнән  истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев