Махсус хәрби операциясендә һәлак булган чирмешәнлеләр гаиләләренә бүләкләр тараттылар
Безнең геройлар

Махсус хәрби операциясендә һәлак булган чирмешәнлеләр гаиләләренә бүләкләр тараттылар

«Нәфис» хәйрия фонды махсус хәрби операциядә һәлак бүлган якташларыбызның гаиләләренә ярдәм итү йөзеннән игелеклелек акциясе үткәрде.

-Сугышчыларның туганнарына кирәк булган әйберләр - көнкүреш химиясе: кер юу порошогы, савыт-саба юу, чистарту чаралары һәм сабыннар тапшырдылар, - диде «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан Республикасы филиалының Чирмешән районындагы социаль координаторы Алия Шәкүрова. - Шулай ук әлеге  фонд ярдәмендә бу гаиләләр өчен макарон, шикәр, ярма, он, шикәр һәм консервалар белән азык-төлек җыелмалары да әзерләдек.

 Гөлсирә Шәрифуллина фотолары


Нет комментариев