Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Чирмешән районы башлыгы хәрбиләр белән очрашты

Үткән елның соңгы көннәрендә район башлыгы Рамил Айбатов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан якташлар белән очрашты.

Чәй табыны артында оештырылган чарада район җитәкчесе контракт төзеп илебез сагына баскан чирмешәнлеләргә рәхмәт әйтте, егетләрнең хәлләрен  һәм гозерләрен белеште.

-Батырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. Иң мөһиме – сау-сәламәт булып, тиз арада гаиләләрегез янына әйләнеп кайтырга насыйп булсын, - дип теләде Рамил Тәлгать улы.

Якташларыбыз әйтүенчә, алар хезмәт итә  торган частьләрдә азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар, обмундирование белән тәэмин итүдә проблемалар юк. Аларның үтенечләре күбрәк гаиләләренә ярдәм күрсәтү хакында булды. Хәрбиләр район җитәкчесенә һәм халкына гуманитар ярдәм өчен дә рәхмәтләрен әйттеләр.

Очрашу азагында хәрби якташларыбызның үзләренә һәм аларның балаларына Яңа ел күчтәнәчләре дә тапшырылды.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев