Чирмешән районы башлыгы хәрби якташлар белән очрашты
Район башлыгы Рамил Айбатов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан якташлар белән чәй табыны артында очрашты.
Чара барышында контракт төзеп һәм мобилизация буенча СВОга киткән райондашлар үзләренең хәлләрен сөйләделәр, андагы яшәү шартлары, көнкүрешләре хакында уртаклаштылар. Егетләр әйтүенчә, безгә каршы торучы якның дроннары бик көчле икән, ягъни һавадан очып килгән һәр нәрсәдән сак булырга кирәк.
Якташларыбыз шулай ук район җитәкчесенә гозерләрен дә җиткерделәр. Әйтик, СВОдагы хәрбиләребезгә ноутбуклар, принтер, дизель генераторлары, буржуйкалар, блиндажларны автоном җылыткычлар, электр җылыткычлар, отверткалар, машина ремонтлау өчен ачкычлар, машина һәм башка вак-төяк әйберләр кирәк икән.
-Гозерләрегезне үтәрбез, мөмкин булганча ярдәм итәргә тырышырбыз, - диде Рамил Тәлгать улы. – Иң мөһиме – үзегез, якыннарыгыз сау-сәламәт булып, сезгә тиз арада кире әйләнеп кайтырга насыйп булсын. Без сезнең батырлыгыгыз белән горурланабыз. Юлларыгызның уң булуын телибез.
Сүз уңаеннан. Райондашларыбыз махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыклары, хезмәтләрен тырышып һәм төгәл башкарулары өчен төрле медальләр белән дә бүләкләнгәннәр.
Очрашу азагында район башлыгы хәрбиләргә бүләкләр тапшырды.
Илсөяр Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев