Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Иске Сережкинода чишмә территориясен һәм зират коймасын төзекләндерделәр

.

Иске Сережкино авылына нигез салынганнан бирле монда зират та булган. Ләкин тора-бара, ул тулды. Һәм шул вакытта җитәкчелек рөхсәте белән аның территориясен зурайттык. Шуннан соң халык җыенында зиратның коймасын тоту турында тәкъдим керде. Моңа үзсалым акчаларын кулланырга булдык. Әлеге эшкә Давид Григорян тотынды. Сентябрьдә зиратның яңа коймасын төзү төгәлләнде дә.

Шулай ук үзсалым акчасына Иске Сережкино авылының суүткәргечләренә килә торган чишмәнең алгы өлешенә бетон җәелде.

Бу эшләрне оештырган һәм башкарган өчен үзсалым акчаларын вакытында җыйган барлык Иске Сережкино авылы халкына рәхмәт белдерәбез. Авыл кешеләре исеменнән шулай ук Сергей Ермишовка, Тамара һәм Николай Коротичка, Давид Григорянга, Наталья Макаровага, Сергей Мышьяковка, Виталий Алексеевка, Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингуловка, Иске Үтәмеш авыл җирлеге хезмәткәрләренә һәм Чирмешән районы администрациясе хезмәткәрләренә әлеге төзелеш чараларын үткәрүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтәсебез килә.

Евгений Илюхин.

Иске Сережкино авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев