Иске Кади ветераны түзмәгән, сабыйларны сөеп елап алган
Безгә язалар

Иске Кади ветераны түзмәгән, сабыйларны сөеп елап алган

Госман абый Мортазинның балаларның ихласлыгыннан күңеле тулган.

Өлкәннәр көне – һәр олы кеше өчен яшәгән гомерен мең дә беренче тапкыр күзаллап, искә төшерү ул. Гомер юлының ничек узганлыгы кинокадрлардагы сыман күз алдына килә икән. Ничек, кемнәр белән аралашуың, хезмәт юлының ничек узуы, гаиләдә ничек яшәвең – барысы да искә төшә.

Өлкән кешегә берни кирәми, ул үзенең хәленнән килгәнчә бу көнгә  әзерләнгән. Аңа үзеннән яшьләрнең бер җылы сүзе, йомшак карашы, якын күреп эндәшүе дә җитә!

«Яшьләр килде — күңел нурланды»: мәктәп коллективының игътибары

Котларга килүчеләр югары класс укучылары була иделәр: ИИ фото

Бу уңайдан мин үзебезнең авылның мәктәп коллективы, мәдәният хезмәткәрләре турында яраткан һәм күп еллар алдырган газета битләрендә язып үтәсем килә.

Мәктәп коллективы һәр елны, бер укытучы үзе җитәкләгән класс укучылары белән, өйгә килеп, мине бәйрәм белән котлый. Кулларында - чәчәкләр, хәтта бүләкләр белән, концерт номеры күрсәтеп, күңелемне күреп китәләр. Котларга килүчеләр югары класс укучылары була иделәр. Быел исә Сәрия Булатова җитәкчелегендә 2 нче сыйныф укучылары килде. Ул балаларның зур эш башкаргандагы җитди, шул ук вакытта елмаеп, нур чәчеп торган күзләрен күрү илаһи бер соклану тудыра. Бабай булсам да, түзмәдем, ул сабыйларны сөеп бераз елап та алдым.

Укытучылар төркеме мине генә түгел, мәктәптә 30 ел математика укыткан укытучылары (укытучыларның да күбесе - аның укучылары) Зара Ибраһимованы да искә алалар (ни кызганыч, ул 14 ел элек безнең арабызда юк инде).

«Изге җанлы кызлар»: мәдәният хезмәткәрләренең җылылыгы

Мәдәният хезмәткәрләренең дә изге җанлы, кешелекле, башкаларга игътибарлы булуларын язып үтәсем килә.

Рушания Гыйрфанова, Рүзилә Мөхтәсимова, Зөлфирә Сафина, Минзилә Илалиевалар үз эшләренең осталары булып, клубта гына түгел, аннан читтә дә кешеләр белән матур мөнәсәбәттә яшиләр.

Кызлар һәр елны Өлкәннәр көне, Мәдәният хезмәткәрләре көне, хәтта туган көн белән дә котларга өйгә килеп, яки клубка чакырып, табып көйләп, концерт номеры әзерләп, үз хисапларына бүләк алып бәйрәм ясыйлар.

Барлык өлкәннәргә — ихлас теләкләр

Барлык кызларга нык исәнлек, эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, кешеләргә булган шундый мөнәсәбәтләре кимемәсен дип уңышлар теләп калам.

Бу язмам белән авылдашларымны, райондашларымны, барлык өлкәннәрне олы бәйрәм (бераз моңсу да) белән котлыйм. Булган гомерне бәхетле картлыкта уздырырга язсын.

Госман Мортазин.

 Иске Кади авылы.


Нет комментариев