Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Хатыннарыбыз - чит ирләр кочагында

Зарлануым да, кызгандыруым да түгел, егетләр. Аптыраганнан, эчемне бушатасым килеп, башкаларга сабак булсын дип газетага язам. Соңгы елларда безнең авылда кияүдәге кайбер хатын-кызлар һәм егетләр арасында "уйнаш" модага кереп китте. Ирләре була торып, хатыннар (минеке дә шулар арасында) читләр белән кәеф-сафа кора. Яшермичә, ачыктан-ачык диярлек. Аларның үз компанияләре бар, аракы,...

Зарлануым да, кызгандыруым да түгел, егетләр. Аптыраганнан, эчемне бушатасым килеп, башкаларга сабак булсын дип газетага язам.

Соңгы елларда безнең авылда кияүдәге кайбер хатын-кызлар һәм егетләр арасында "уйнаш" модага кереп китте. Ирләре була торып, хатыннар (минеке дә шулар арасында) читләр белән кәеф-сафа кора. Яшермичә, ачыктан-ачык диярлек. Аларның үз компанияләре бар, аракы, сыра белән дә үзләренә кызык ясыйлар ахры. Кайбер көннәрне хатын яхшы ук салмыш кайта. Ниндидер юкка чыккан кешеләр дә түгел алар, үзенә күрә "авыл интеллигентлары". Ә егетләре исә бик яшьләр - аларына кызлар беткәнме икән? Шунысына гаҗәпләнәм.
Мин хатынымның шулай "сулга" йөргәнен күптән сизенәм инде. Авыл җире бит, килеп-килеп әйтүчеләр дә бар. Кыйнап, сугып кына кешене үзгәртә алмыйсың инде. Бүген йорттан чыгып кына китәр идем - балалар кызганыч, аларның нинди гаебе бар? Аларны кем үстерер? Китеп барсам, югалмаячакмын анысы. Чөнки акчаны күп эшлим, барлык белән яшәдек, хатын да, балалар да нәрсә теләсәләр - шуны кияләр, күзләре төшкәнен ашыйлар. Үзем сау-сәламәт, эчү бәйрәмнәрдә генә, яхшы машинам бар. Әни белән малайлар гына үскәнлектән, хатын-кыз эшен белеп үстек - ашын пешердек, керен дә, идәнен дә юдык. Хәтта сыерын да саудык. Әйтәм бит, зарлануым түгел. Бу хатыннарга нәрсә җитми? Шуңа аптыраш. Балалар андый әнидән нинди үрнәк ала инде. Кыек юлда йөрүчеләр (әтиләр дә) шул хакта уйлансын иде.
Исемемне, авылымны язмыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: измена