Халык синоптигы: «Урак тоткарланыр дигән идем»
Балтач районының Янгул авылында яшәүче, газетабызның якын дусты Әмир Шәрәфиев, ел башында безгә биргән интервьюсында быел урып-җыю вакытында яңгырлар булыр, дигән иде. Күп еллар буе табигатьне күзәтүе бушка китмәгән. Яңгырлары яуса да, Әмир абый быелгы елны мактый үзе.
– Соңгы вакытта һава торышын аңлап булмый иде. Яңгыр яуса, артыннан салкынайтты. Бу үсемлекләргә бик зур зыян салды. Быел бөтенләй башкача. Элеккечә, без үскән замандагы кебек яңгыры да ява, артыннан кояшы чыгып, көне дә җылына, – ди ул. – Бүген томан төште. Монысы бер дә яхшы булмады инде. Яңгырлар да туктамас әле. Минем фаразларым буенча, августның яртысына кадәр яугалап торыр. Коры көннәр булачак инде. Ә менә көз башы җылы һәм яңгырсыз булыр. Тик быел көз дә яңгырлы булырга ошаган. Кары да бер явыр, бер эрер. Чын кыш барыбер декабрьдә генә килер.
КФУ галиме Юрий Преведенцев исә, августта башларында Татарстанга эсселәр кайтыр, ди.
– Әлегә һава температурасы уртача +20,5 градусны тәшкил итә. Эсселәр көннәр август башында булачак. Әмма көндез һава температурасы югары булса да, төнлә ул 18 градус булачак, – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев