Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Помидор согы рецепты

Ясап карыйк әле. Тәмле булыр ул.

Помидорларны юып, сок чыгаргыч аша чыгардым. Минем 10 кг помидор иде, 8 литр сок чыкты.

1 литр сокка 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз алабыз. Кәстрүлгә салынган сокка тоз белән шикәр комын кушып болгаттым да газга кайнатырга куйдым. Кайнап чыккач, 6-7 минут тоттым һәм стерильләштергән банкаларга салып каплап куйдым. Тәмен тәмләп карап, үзегезгә ошаганча тозын өстәргә була. Беренче ел гына ясамыйм инде, өйдәгеләрем ел да шуны сорый.
Искәрмә! Кайнап чыккач та чыккан күбеген җыясы түгел, кайнаткан вакытта үзе бетә, әзрәк калса да зыянлы түгел.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев