Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда температура нормадан 6 градуска җылырак була

Кояш антициклоны сәбәпле, Россиянең бөтен Европа территориясе, шул исәптән безнең республика да, бик җылы һәм коры һава массасына эләкте.

Бу атнада төбәктә уртача тәүлеклек температура нормадан +4..+6 градуска югары була. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәрендә әйтелә.

Сишәмбе һәм чәршәмбе һава температурасы төнлә +9..+15 градус, көндез +23..+29 градус була.

Пәнҗешәмбе, атмосфера фронты якын булуга карамастан, сизелерлек явым-төшем фаразланмый. Төнлә термометр баганасы +10..+15 градус күрсәтә, көндез исә һава +28 градуска кадәр җылына.

30 августта явым-төшем булу ихтималы зур түгел. Һава температурасы төнлә +9..+14 градусны тәшкил итә, көндез +26 градуска кадәр була.

ТР Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразы буенча, шимбә һәм якшәмбе явым-төшем булу ихтималы аз. Һава температурасы көндез +20 градустан +25 градуска кадәр булыр, дип көтелә.

«Озак вакыт бик җылы һәм коры һава торышы саклану урманнарда янгын куркынычы артуга һәм янгын куркынычы дәрәҗәсенең югары күрсәткечкә кадәр күтәрелүенә китерергә мөмкин», - дип кисәттеләр Гидрометеорология үзәгендә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев