Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Татарстанда күп балалы гаиләдә ундүртенче бала туган

Яр Чаллыда күп балалылык үсешенә уңай тенденция саклана. 2025 елда шәһәрдә күп балалы гаиләләрнең берсендә 14 нче бала туган – малай.

Әмир исеме кушканнар. Колошиннар гаиләсендә 10 нчы бала булган. Моннан тыш, ике бала үз гаиләләрендә – сигезенче, ә биш бала җиденче булды. ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова әйтүенчә, бу саннар статистиканы гына түгел, ә чын гаилә бәхетен һәм иртәгесе көнгә ышанычны да чагылдыра.

Гомуми анализ күрсәткәнчә, 2025 елда яңа туган балаларның 41 проценты беренче бала, 35 проценты – икенче, 18 проценты – өченче, ә 6 проценттан артыгы – дүртенче һәм аннан соңгы бала булган.

«Бу эзлекле һәм нәтиҗәле социаль сәясәтнең закончалыклы нәтиҗәсе», – дип билгеләде Зарипова мэриядәге аппарат киңәшмәсендә.

Узган елның үзенчәлекле вакыйгасы булып, 38 пар игезәкләрнең тууы булды. Бала табуның төп өлеше 25 яшьтән 35 яшькә кадәрге ата-аналарга туры килә.

18 ел никахтан соң 54 яшендә беренче тапкыр әти-әни булган гаилә тарихы да кызыклы. 2025 елда иң өлкән әти ир-ат булган, аңа бала туган вакытта 59 яшь тулган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев