Татарстанда яшенле яңгыр һәм 29 градуска кадәр эсселек көтелә
Белеп торыгыз

Татарстанда яшенле яңгыр һәм 29 градуска кадәр эсселек көтелә

Бүген Татарстанның кайбер районнарында кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәрендә әйтелә.

Җил көнбатыштан – аның тизлеге секундына 9 метрга җитәчәк, ә яшен вакытында секундына 17 метрга кадәр көчәюе көтелә. Термометр баганасы +24 ..+ 29 градус күрсәтәчәк.

чыганак


Нет комментариев