Татарстанда бу атнада җылы һава торышы көтелә, яңгырлар туктаячак
Агымдагы атна дәвамында Татарстанда шактый җылы һава торышы сакланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
12 сентябрьдә, төбәк циклон тылында калуын дәвам итә. Урыны белән, нигездә көнчыгыш һәм көньяк районнарда, яңгыр яварга мөмкин. Һава температурасы төнлә +5..+10 градус һәм көндез +16..+21 градус булачак.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 13 һәм 14 сентябрьдә, республикада һава шартларын циклон урынына антициклон билгели башлый, бу көннәрдә явым-төшем ихтималы аз. 13 сентябрьдә көндез Татарстанның көньягында бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +4..+11 градус җылы, көндез +17..+22 градус, ди синоптиклар.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, җомга һәм шимбә, 15 һәм 16 сентябрьдә, Татарстанда җылы һава торышы була, явым-төшем ихтималы аз. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +18 градустан +23 градуска кадәр күтәреләчәк.
Тулаем алганда, сентябрьнең икенче декадасында уртача һава температурасы климат нормасыннан бер градуска югарырак. Казанда климатик норма +12,2 градус, республикада +11,7 градус. Сентябрь гадәттәгедән җылырак һәм коры була.
Фото: архив.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев