Татарстанда -5 градуска кадәр суыта
Белеп торыгыз

Татарстанда -5 градуска кадәр суыта

Бүген, 5 декабрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы саклана, температура бераз төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Иртәнге сәгатьләрдә кар һәм җепшек кар рәвешендә явым-төшем, бозлавык һәм томан булуы ихтимал. Әмма көндез явым-төшемнәр көтелми..

Көньяк-көнбатыштан исүче җил вакыт узу белән юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә. Иртәнге сәгатьләрдә җилнең тизлеге урыны белән 14 метрга җитә (Казанда — 13 м/с).

Төбәктә тәүлекнең якты вакытында һава температурасы -1дән -5 градуска кадәр тәшкил итәчәк (ТР башкаласында -2дән -4 градуска кадәр).

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев