Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Республикада «Экология» проекты буенча урманнарны саклауга 200 млн сум каралган

Быел Татарстанда 4,8 мең гектар мәйданда урманнарны торгызырга, 11 мең тонна орлык һәм 30 миллион үсенте әзерләргә ниятлиләр.

2020 елда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен федераль үзәк 197,7 миллион сум акча бирәчәк. Шул исәптән, 46,4 миллион сумы урман хуҗалыгы, янгын сүндерү техникасы һәм җиһазлар алуга билгеләнгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Әлеге акчаларга 4,8 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу, 11 тоннадан артык орлык әзерләү, 30 миллион данәдән артык агач үсентесе үстерү күздә тотыла.

Үткән елда федераль бюджеттан Татарстан урманнарын саклауга 121 миллион сум бүленгән. Моңа 11 тонна төрле агач орлыклары һәм имән чикләвеге җыйганнар, 2,4 мең гектар мәйданда яңа урман утыртканнар, яңа техника һәм җиһазлар сатып алганнар.

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты «Экология» илкүләм проекты һәм «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. Максат — урманнарны саклау һәм арттыру.

Узган, 2019 елда Чирмешән районында  40 гектарда яңа урманнар утыртылган.

“Үзебезнең питомникта үстерелгән 603 мең төп утырту материалы моңа һәм элек утыртылган 208 гектардагы урман мәйданнарын тулыландыру өчен үсентеләргә булган ихтыяҗларга җитте, -ди “Чирмешән урманчылыгы  җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин. -“Экология” милли проекты кысаларында без машина-трактор паркыбызны яңарта алдык,  республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы 2019 елда безгә өч берәмлек яңа техника бирде”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев