Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Республикада атна башында нинди һава торышы булачак?

Татарстан Гидрометеорология үзәге синоптиклары атна башында республикада нинди һава торышы булачагы турында сөйләделәр. Мәгълүмат оешманың рәсми порталында бастырылган.

Синоптиклар фаразлавынча, дүшәмбе, 19 гыйнварда, Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кар явачак, кайбер районнарда буран да булырга мөмкин. Җил секундына 20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә термометр баганасы -13 градус дәрәҗәсендә булачак, ә көндез бераз җылына — 4… -9 градус.

Сишәмбе көнне, 20 февральдә, республикада шулай ук болытлы булачак. Республиканың аерым районнарына буран киләчәк, көндез кар көтелә. Җил бераз басыла төшәчәк. Аның тизлеге секундына 14 метрга җитәчәк. Әмма бу көнне салкынрак булачак. Төнлә уртача температура -11… -16 градус. Көндез -5 кә җитә.

Шулай ук машина йөртүчеләрне бу көннәрдә юлларда бозлавык көтелә, дип кисәтәләр.

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев