Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Пенсия вакытында китерелмәсә нәрсә эшләргә?

Татарстанда яшәүчеләр арасында пенсиясенең вакытында килмәү очрагына юлыгучылар да булырга мөмкин. Мондый хәл килеп туса, нишләргә?

Техник өзеклекләр, документларның озак йөрүе, шулай ук бәйрәм яки ял көннәре пенсиянең вакытында китерелмәү сәбәбенә әйләнергә мөмкин. Пенсия ике атнадан артыграк килмәсә, Россия Социаль фондына электрон яки язмача шикаять тапшырырга кирәк.

Электрон шикаятьне тапшыру өчен Социаль фондның электрон кабул итү сервисыннан файдаланырга мөмкин. Аңа пенсия килмәү сәбәбенә үзегез генә ачыклык кертә алмауны раслаган документларны кушып бирергә була.

Язмача шикаятькә килгәндә, анда шикаятьне нинди оешмага җибәрүегез, сезнең ФИО, телефон номеры, прописка һәм электрон почта адресы, мөрәҗәгатьнең асылы күрсәтелергә, барлык нечкәлекләрен исәпкә алып, проблема тасвирлап бирелергә, шикаятькә кушып тапшырыла торган документлар исемлеге, дата күрсәтелергә һәм имза салынырга тиеш. Шикаятьне Социаль фондка шәхсән яки почта аша тапшырырга кирәк. Шикаять 15 эш көнендә карап тикшерелергә тиеш.

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев