Мирсәет Кәбиров истәлегенә куелган стела тирәсендә тәртип
Белеп торыгыз

Мирсәет Кәбиров истәлегенә куелган стела тирәсендә тәртип

Район эчке эшләр бүлеге ветераннары да санитар-экологик икеайлыкка кушылды.

Бер төркем ветераннар кораллы җинаятьче кулыннан һәлак булган хезмәттәшләре, милиция майоры Мирсәет Кәбиров истәлегенә куелган стела янында һәм аңа алып баручы тротуар тирәләрендә өмә оештырдылар. Бу чара барышында кар астыннан чыккан чүп-чарны җыйдылар, тротуарны себереп, тирә-ягын тырмаладылар, стеланы төзәтеп тә өлгерделәр.

Наилә Мәссарова фотолары

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев