Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Махмырдан ничек котылырга?

Бәйрәмдә спиртлы эчемлекләрне күбрәк кулланып, икенче көнне авыручыларга табиб махмырдан коткара торган ысулларны атады.

Беренчедән, су балансын тергезергә кирәк. Алкоголь организмны нык сусызландыра. Табиблар күп су, үлән чәйләре яки электролитлы спорт эчемлекләре эчәргә киңәш итә. Бу токсиннарны чыгарырга һәм симптомнарны җиңеләйтергә ярдәм итә. Бик үк газланмаган минераль су да ярый.

Икенчедән, җиңел иртәнге аш кирәк. Углеводларга - джемлы тостка яки солы ярмасына өстенлек бирегез. Алар кандагы шикәр дәрәҗәсен тотрыклыландырырга ярдәм итәчәк.

Өченчедән, адсорбентлар - "Полисорб", "Смекта" ише препаратлар кабул итү. Иртән җиңелрәк булсын өчен йокларга ятар алдыннан адсорбент кабул итәргә һәм иртән кабатларга кирәк.

Дүртенчедән, гәрәбә кислотасы кабул итү. Ул махмырның төп сәбәпчесе ацетальдегидның токсик тәэсирен киметә. Гәрәбә кислотасы күзәнәкләрне алкогольнең җимергеч тәэсиреннән саклый.

Бишенчедән, ашказаны асты бизенең фермент препаратларын кабул итү: бу корсак куышлыгындагы процессларны җиңеләйтәчәк һәм махмырдан җиңелрәк чыгарга ярдәм итәчәк.

фото из архива.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев